16+

Танышу сайтларында сак булыгыз

Беркемгә дә сер түгел, хәзер интернет аша танышу иң популяр ысулларның берсе, әмма биредә үтә дә саклык саклау кирәк. Бу хакта Россия сыйфат системасының Цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Антон Куканов хәбәр итте, дип яза "Известия".

Белгеч сүзләренчә, башка онлайн-хезмәтләрдәге кебек үк, танышлык сайтларында уяулыкны югалтырга кирәкми. Игътибарлы булу бик мөһим, чөнки мошенникларның корбанына әйләнеп куюың бар. Мәсәлән, билгесез сылтамага басып зарарлы файлларга юлыгу мөмкин, дип өстәде Куканов.

    "Биредә намуссыз яки психик тайпылышы булган кешеләр дә утыра бит, саклыкны югалтмасак иде", - дип билгеләп үтә Куканов.
Танышуга юнәлтелгән социаль челтәрләрдән кулланучыларга белгеч вәзгыятьне дөрес бәяләргә киңәш итте. Биредә башкалар белән аралашканда, сак булырга кирәк, җинаятьчеләр төрле ысуллар кулланып, төче теллеләнеп, теләнеп сорасалар да (мәсәлән, матди ягым начар, яман чир белән авыртам һ.б.) беркемгә дә акча күчермәскә, дип йомгаклаган сүзен Куканов.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading