16+

«Тапшырыл...ган хатлар» премьерасы: тамашачы көткәнчә булмаячак

23, 24, 31 майда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Илгиз Зәйниев Г.Кутуй әсәре буенча “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле премьерасын тәкъдим итә.

“Гадел Кутуй әсәрен барысы да мәктәптән белә һәм театрдан классик вариант көтәдер. Ә без яңалыкка омтылдык - форма белән уйнарга тырыштык. “Тапшырылмаган хатлар” әсәренең тагын нинди мөмкинлекләре бар? Әлеге спектакль - бу сорауга җавапны белергә теләүчеләр өчен. Галия хатлары ничек язылган? Ул нинди булган? Минемчә, Гадел Кутуй Искәндәрне бик авыр хәлгә куйган, чөнки укучылар аны ишетми. Автор безгә Искәндәрне Галия аша җиткерә. Бәлки, Галия үзе гаепледер? Сәхнәдәге өч Галия дә өч төрле халәтне чагылдыра. Монда нәрсә әйтүгә караганда, ничек әйтү мөһимрәк.”

Спектакльнең режиссеры Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев, композиторы Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Миләүшә Хәйруллина, балетмейстеры “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading