Еллар үткән саен тарихи фактлар, вакыйгалар төрле сәяси сәбәпләр аркасында үзгәртелеп, дөреслеккә туры килми башлый. Тарих битләрендәге "ак таплар" үткәнебезнең асылын оныттыра.
Кичә әнә шул "ак таплар"ны бетерү максатыннан, Татарстанның Фәннәр академиясендә җәмгыятебез тарафыннан тулысынча бәяләп бетерелмәгән 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе вакыйгалары яңартылды.
"Бөек рус революциясе: үткәнгә заманча караш" дигән семинарга Россиянең төрле почмакларыннан фән белгечләре, педагоглар, студентлар, тарихка битараф булмаган кешеләр җыелган иде. Чараны Татарстан Республикасының фәннәр академиясе, Татарстанның иҗтимагый палатасы, Роза Люксембург фонды, Мәскәү шәһәренең Иҗтимагый сәяси тикшеренү үзәге оештырды.
-Беренче семинарны Казанда оештыру дөресрәк булыр дидек. Беренчедән, Урта Идел буеның күпмилләтле халкы революция тарихына зур өлеш керткән. Икенчедән, Казанның тарихи, фәнни, педагогик потенциалы бар. Өченчедән, нәкъ менә бу шәһәрдә Ленин революцион эшен башлап җибәргән. Казан, Татарстан тарихи үткәненә битараф түгел. СССР чорында революциягә бер төрле карасак, хәзер төрле каршылыклы фикерләр ишетергә туры килә. Семинарның максаты революциягә кагылышлы имеш-мимешләрдән арыну, аның төп фактларын халыкка җиткерү, - диде Иҗтимагый сәяси тикшеренү үзәге президенты Алексей Махлай.
Нәкъ менә 1917 елдан гасырлар дәвамында монархик стройда барган Россия сәясәтен бөтенләй башка якка үзгәтә. Бу, әлбәттә, ил тормышы өчен бик зур үзгәрешләрнең берсе. Семинар Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар