Шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә таныштырганча, Казан өчен саклаулы зоналар проектын Мәскәү Генераль план институты әзерләгән. Саклаулы зона исемлегенә тарихи мирас сыйфатында 357 корылма кертелгән.
- Элеккеге проектта Казанның тарихи саклаулы үзәгендә төзелеш эшләре алып бару тыелган иде. Яңа проектта каралганча, шәһәр үзәгендәге саклаулы зоналарда, тарихи биналарга композицион бәйләнештә, билгеле бер биеклектә төзелеш башкару рөхсәт, - диде Татьяна Прокофьева.
Яңа проект гамәлгә куелуның беренче аенда ук архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан алты объект буенча проект документлары тикшерелгән. Нәтиҗәдә Островский урамы, 100енче йорт адресындагы проект килештерелгән инде. Саклаулы зоналар проекты Казанның тарихи үзәген генә түгел, Адмиралтия бистәсен һәм үзәктән читтәге башка тарихи урыннарны да колачлый. Мәсәлән, Воскресенский монастыре, Казан Изге Ана чиркәве, Округ психиатрия клиникасы, Кизическая монастерының Надворная чиркәве, Никольская чиркәве тирәләре исәпкә алынган.
Казанның саклаулы зоналар проекты белән Казан Кремленең саклаулы зоналар проектындагы чикләүләр Казанның җирдән файдалану һәм төзелешләр башкару кагыйдәләренә тупланачак. Бу документ ел ахырына эшләнеп бетәчәк. Казанның саклаулы зоналары турындагы мәгълүмат Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе сайтында мәдәни мирас корылмалары бүлегенә урнаштырылган (www. uag.kzn.ru/history/pzo kazani 2016).
Казанда 553 мәдәни мирас корылмасы дәүләт саклавында тора. Шуларның 119ы - федераль, 37се - республика һәм 64е - җирле әһәмияттәгеләр. Тагын 118 корылма - тарихи мирас корылмалары исемлегенә кандидат, ә 57 корылмада тарихи төсмерләр бар.
Комментарийлар