16+

Тарих институты ябылмый

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының ябылачагы турында сүзләр таралган. Указ да чыгарылган, имеш.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының ябылачагы турында сүзләр таралган. Указ да чыгарылган, имеш.

Әлеге мәсьәләгә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова: ”Мәрҗани исемендәге институт ябылмый, бернинди Указ да юк. Институтны тагын да камилләштерү турында гына сүз барырга мөмкин”, - дип җавап кайтарды.

Лилия Галимова Татарстан Фәннәр академиясе президентының да бу хакта аңлатма биргәнлеген искәртте. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов әйткәнчә, Тарих институты Археология институты белән кушылырга мөмкин, алар элек тә бергә булган. Тарих институтына структур үзгәрешләр кертелмәячәк, бер галим дә кыскартылмаячак, дип ышандырган Мәкъзүм Сәлахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading