16+

«Тәртип» радиосы - татар телле радиолар арасында беренче!

«Тәртип»ле концертларыннан алган рәхәт кичерешләрдән айнып та өлгермәдек, «Тәртип» янә шатлыклы хәбәр җиткерә!

«Тәртип»ле концертларыннан алган рәхәт кичерешләрдән айнып та өлгермәдек, «Тәртип» янә шатлыклы хәбәр җиткерә!

10 яшьлеккә – 10 яшьлектән бүләк! 
Бүген, татар телендә сөйләүче радиолар арасында ел да үткәрелеп килүче республикакүләм пляж волейболының 10 нчы турниры узды. 
Үзе дә 10 яшьлеген бәйрәм итүче Тәртип радиосы – 1 нче урынны яулады!
2 нче урында – Татарстан радиосы,
3 нче урында – Болгар радиосы,
4 нче урында – Татар радиосы командасы!
Әлеге дуслык турнирының шарты бик кызык. Күчмә кубок кемдә кала, шул киләсе ел турнирын оештыра! Димәк, киләсе ел ТӘРТИПнеке булачак! Алар өчен бу яңалык түгел, чөнки, 10 ел эчендә ике җиңү яулап, ике турнир оештырып караган команда! 
Быелгы уенны тиешле дәрәҗәдә оештыручы Татарстан радиосы командасына рәхмәт! Хөкемдарлары да ТР Волейбол федерациясеннән килгән чын професионаллар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading