16+

Хөкүмәттән сөенечле хәбәр!

Премьер-министр Михаил Мишустин ташламалы гаилә ипотекасын озайту карары турында белдерде.

Премьер-министр Михаил Мишустин ташламалы гаилә ипотекасын озайту карары турында белдерде.

"Программа якынча ел ярым узгач төгәлләнергә тиеш иде, хәзер ул 2023 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак", - диде ул хөкүмәт утырышында. Министрлар Кабинеты башлыгы сүзләренчә, 6% лы ташламалы ипотекадан ата-аналар гына түгел, ә беренче баласы туган кешеләр дә файдалана алачак. Кредитны фатир сатып алу өчен дә, шәхси йорт төзү өчен дә кулланырга мөмкин. "Ташламалы ставка займның бөтен срогы дәвамында гамәлдә булачак. Бу үзгәрешләрне тәэмин итү өчен хөкүмәт кредитлар бирү өчен акча лимитын ике тапкырга арттыра - 1,7 триллион сумга кадәр", - дип өстәде Мишустин. Мондый чаралар яшь ата-аналарның күпчелеге үз торакларын алырга, шулай ук аерым тармакларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип йомгаклады ул.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading