16+

Ташламалы ипотека программасы 2024 елның 1 июненә кадәр озайтылды

Заемны яңа төзелә торган өйдән торак сатып алуга, йорт төзүгә яки җир участогы сатып алуга алырга мөмкин. 

Заемны яңа төзелә торган өйдән торак сатып алуга, йорт төзүгә яки җир участогы сатып алуга алырга мөмкин. 

Министрлар Кабинеты ташламалы ипотека программасының гамәлдә булуын тагын 1,5 елга, 2024 елның 1 июненә кадәр озайтты. Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тиешле карарны имзалады.

Ташламалы ипотека ставкасы 8 процентка кадәр булачак. Заемны яңа төзелә торган өйдән торак сатып алуга, йорт төзүгә яки җир участогы сатып алуга алырга мөмкин. 

Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә ташламалы ставка буенча кредитның максималь күләме 12 миллион сум тәшкил итә. Калган төбәкләр өчен-6 миллион сум. Беренчел кертем 15 проценттан да ким булмаска тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading