16+

ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләр иҗат итүчеләргә 15 млн. сум акча биреләчәк

ТАССРның 100 еллыгына багышлап әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен Татарстан Хөкүмәте грантын алучылар исемлеге билгеле.

ТАССРның 100 еллыгына багышлап әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен Татарстан Хөкүмәте грантын алучылар исемлеге билгеле.

Грантлар бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе ТР Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган.

ТАССРның 100 еллыгына әдәбият-сәнгать әсәрләре иҗат итүчеләргә җәмгысы 15 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. Кече формалы әдәби әсәрләр өчен 100 мең сумлык 20 грант билгеләнгән, эре формалы проза һәм поэзия әсәрләре өчен 500 мең сумлык 6 грант тәкъдим ителә.

Кече формалы әдәби әсәрләр өчен грант алучылар арасында Илфак Ибраһимов, Хәбир Ибраһимов, Ләбиб Лерон, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәдиф Сәгъди, Гөлүсә Батталова һәм башкалар бар. Зур формалы әдәби әсәр язарга Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Зөлфәт Хәким, Гәрәй Рәхим, Луиза Янсуар алынган.

Төрле формадагы музыкаль жанрлар өчен 50, 100 һәм 200 мең сумлык 19 грант билгеләнгән. Музыкаль-театраль жанр өчен 600 мең сумлык ике грант бар. Композиторлар Эльмира Галимова һәм Миләүшә Хәйруллина бу грант өчен “Кол Шәриф” һәм “Кави Сәрвәр” операларын язарга вәгъдә итә.

Скульптура һәм рәсем сәнгате әсәрләренә 500 мең сумлык 8 грант бирелә. Декоратив-гамәли сәнгать өчен дә 4 грант бар. Балалар әдәбияты өчен 50 мең сумлык 12 грант каралган. Балалар өчен музыкаль әсәр язучыларга 70 мең сумлык 20 грант бар. Балалар өчен әдәби әсәрләр язарга Рафис Корбан, Ленар Шәех, Айдар Шәйхин, Наилә Ахунова, Рифат Җамал һәм башка язучылар алыначак.

Грантлар биреләчәге турында 2019 елның сентябрь аенда игълан ителгән иде.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading