16+

ТАССРның өлкә комитеты беренче секретаре булган Рәшид Мусинга истәлек тактасы куелды

Казан шәһәренең Чистай урамындагы 33б йорт диварына Рәшид Мусин хөрмәтенә истәлек тактасы куелды.

ТАССРның өлкә комитеты беренче секретаре булган Рәшид Мусинга истәлек тактасы куелды

Казан шәһәренең Чистай урамындагы 33б йорт диварына Рәшид Мусин хөрмәтенә истәлек тактасы куелды.

ТАССРның 100 еллыгын каршылау шигарендә үткәрелгән чарада республика һәм шәһәр җитәкчеләре, Рәшид Мусинның кызлары белән оныклары, шулай ук партия һәм Совет органнары ветераннары катнашты.

Рәшид Мусин 1961-1979 елларда КПССның Казан шәһәр комитетының, ә 1979-1982 елларда ТАССРның өлкә комитетының беренче секретаре булган.

- Рәшид Мусин республикабызда “Оргсинтез” заводын, Зәй ГРЭСын төзүдә һәм “КАМАЗ” заводы төзелешен тәмамлауда, гомумән, сәнәгатьне һәм социаль өлкәне күтәрүдә зур хезмәт өлеше керткән шәхес, - дип әйтеп үтте Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы хакимияте башлыгы Тимур Алибаев. – Яңа Савин районында Рәшид Мусин урамы бар иде инде.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова истәлек тактасы ачуның 2020 елда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларның әле “тәүге карлыгачы” булуын искәртте.

- Авылда туып-үскән Рәшид Мусин республика җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән. Татарстанның 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән стратегиясенә кешене җәмгыятькә лаеклы шәхесләр итеп үстерү максаты да салынган, - диде Ирада Әюпова.

Партия ветераны Геннадий Зерцалов Мусин урамы белән Чистай урамы кисешкән чаттагы бина диварына истәлек тактасы куелганга иң сөенгән кешеләрнең берсе, мөгаен.

- Яшьләр белән очрашуларда миннән “Кем ул Бондаренко?” яки “Кем ул Мусин?” дип сорыйлар иде. Хәзер урамнан узганда укып китәрләр, республика һәм шәһәр җитәкчеләренең заманында кемнәр булганын белерләр. Рәшид Мусин таләпчән дә һәм намуслы да кеше иде,-диде ветеран Геннадий Зерцалов.

Рәшид Мусинның кызы Илмира Мусина әтисен хөрмәтләгәннәре өчен республика һәм шәһәр җитәкчеләренә туганнары исеменнән рәхмәт әйтте.

- Әти җаны-тәне белән эшкә чумган иде. Ул оныкларын күреп калды, балалар тууына сөенде. Республикабызда тарихны онытмаулары бик сөенечле хәл. Татарстан, Казан үсештә. Мин боларны әтинең эшләре дәвамы, хыялларының тормышка аша баруы сыйфатында кабул итәм, - диде Илмира Мусина.
Рөстәм Асаев Татарстанга багышланган җыр җырлаганнан соң, Рәшид Мусин хөрмәтенә куелган истәлек тактасына чәчәкләр салынды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading