16+

«Татамедиа»да ай саен яңа күргәзмә узачак

Әнә коммунистларның соңгы парады, Зөядә элек булган юләрләр йортыннан халатлы сәер абзый, 17 яшендә чиркәүдәге иконаларны саклап калган Шура түти, Хәтер көненнән фото мизгелләр... «Татмедиа» акционерлык җәмгыятене бинасының холлында Гали псевдонимы белән күпләргә таныш фотограф Рамил Галиевның «Тимер кешеләр» дип исемләнгән фото күргәзмәсе ачылды. Фотоларда төрле еллардагы тарих чагыла, коридор әйтерсең, вакыт лабиринтына әйләнгән. Һәр рәсем үз чорындагы вакыйгаларны сөйли, уйландыра.

Рамил Гали фотожурналистика белән 33 елдан артык шөгыльләнә. «Мин бишенче сыйныфта укыган чагымда төшерә башладым, абыем профессиональ фотограф иде, әтием дә бу шөгыльне яратты. Туарыма ике ай кала миңа фотоаппарат алып куйган булган инде әтием. Мине кечкенәдән фотога төшереп барган», – дип искә ала тумышы белән Чиләбедән Рамил абый.

«Татмедиа» бинасы холлында күргәзмә оештыру «Татар информ» агентлыгының генераль директоры Шамиль Садыйков идеясе. «Кызганыч, соңгы вакытта фотографның роле икенче урынга калып бара. Әмма, кайсы вакытта уңышлы фото тулы бер язманы алыштыра ала. Фотожурналистикага игътибарны көчәйтергә, бу һөнәрнең дәрәҗәсен артырырга кирәк», – ди Шамил Садыйков. Фотокүргәзмәне оештыруда иганәче, Inwells оешмасы генераль директоры Радик Даешев та ярдәм күрсәткән.

«Күргәзмәдәге фотоларда 1988-93 еллардагы Совет Татариясе тормышы чагыла. Бу идеологияләр алышынган вакыт, үзгәрешләр чоры. Ул заманнарда авырлыкларны бары көчле рухлы, тимер холыклы кешеләр генә җиңеп чыга алды. Иң мөһиме алар кешелеклелек сыйфатларын, мәхәббәтне, кайгыртучанлыкны югалтмадылар. Фотога төшерү минем өчен барысы да: тарих та, эш тә, хобби да. Бу минем күңелгә рәхәтлек бирә», – ди Рамил Гали. Аның иң зур хыялы фотомузей булдыру. Фотожурналистика белән бәйле хатирәләр, истәлекләр, миллионлаган фотолар тупланган фотобанк киләчәк буынга да күчәргә тиеш дип саный ул. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин да бу фикер белән килешә. Ул чыгышында музей булдыру хакында уйларга вәгъдә итте.

Ә хәзергә «Татмедиа» бинасының холлында ай саен яңа күргәзмә оешачак. Биредә төрле фотографларның эшләре урын алачак. Күргәзмәдә шәһәр басмаларында эшләүчеләр, шулай ук район газета-журналларында хезмәт итүче фотографлар да катнаша ала. «Бу үзебезнең фотографларның ни дәрәҗәдә талантлы, тәҗрибәле икәнен күрсәтү өчен бер мөмкинлек», – ди Андрей Кузьмин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading