16+

Татар җанлы губернатор отставкага китә

Ул төбәк белән 16 елдан артык җитәкчелек иткән.

Татар җанлы губернатор отставкага китә

Ул төбәк белән 16 елдан артык җитәкчелек иткән.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов отставкага китүе турында белдерде. Ул төбәк белән 16 елдан артык җитәкчелек иткән. Морозов китү карарын Дәүләт Думасына сайланырга теләве белән аңлаткан. "Дәүләт Думасында өлкә халкы өчен күбрәк файда китерә алам дип уйлыйм", – дигән ул. Үзе җитәкче булып эшләгән елларда уңышлар күп булуын, Идел елгасы аша күпер салынуын, авиа һәм автомобиль сәнәгатен саклап калуларын, яңа юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзелүен билгеләп үткән.

Фото: https://ulgov.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading