16+

Татар авылында фаҗига: 14 йорт янып көлгә әйләнгән...

Көчле җил булу сәбәпле, янгын авылда бик тиз тарала.

Татар авылында фаҗига: 14 йорт янып көлгә әйләнгән...

Көчле җил булу сәбәпле, янгын авылда бик тиз тарала.

Омск өлкәсенең Большереченск районындагы Каракүл авылында 18 корылма янып беткән. Шул исәптән ундүрт гаилә яши торган торак йортлар да көлгә әверелгән. Янгын Колосов районы ягыннан урман һәм сазлык аша килгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән Омск басмасы хәбәр итте.

Көчле җил булу сәбәпле, янгын авылда бик тиз тарала. Имгәнгән кешеләр юк. Гаеплеләрне ачыклап, җаваплылыкка тартачаклар.

Большереченск районында янгын турында 6 майда 13.15 сәгатьтә хәбәр итәләр. Урынга коткаручылар килгәндә ике йорт яна торган була. Җил ялкынны башка участокларга да тарата, төтен аркасында күз күреме начарлана.

Шуннан соң Каракүл авылына тагын коткаручыларны җибәрәләр. 25 объект — 1 азык-төлек кибете, 10 шәхси корылма, 14 торак йорт янып бетә. Бу авылда барлыгы 33 торак йорт булган. 18.44 сәгатькә янгынны сүндереп бетергәннәр. Бу турыда Омск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте. Кешеләр йорт-җирсез калды. Аларны автобусларга утыртып, Большеречье авылында урнашкан кунакханәгә илтәләр, диелә хәбәрдә.

"Российская газета» хәбәр иткәнчә, янгын урман һәм сазлык аша камышлардан күчеп килгән. Башта каралты-кура янында урнашкан камышларга ут капкан, аннары торак йортларга күчкән. Коры агач корылмалар шырпы кебек кабынып китте, диелә бу хәбәрдә. Соңрак Тикшерү комитеты җинаять эше ачу турында билгеле булды.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading