1-15 декабрьдә Пермь краеның Чусовой шәһәрендә “Металлург” чаңгы базасында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының II этабы ярышлары уза. Әлеге Бөтенроссия ярышлары атказанган спорт остасы, Олимпия чемпионы Михаил Девятьяров призларына үткәрелә.
Бүген, 12 декабрьдә Кубокның II этабында катнашучылар классик ысул белән 10 һәм 20 чакрым арада сынашты. 10 чакрым арага ярышта Татарстан чаңгычысы, халыкара класслы спорт остасы Алия Иксанова финишка икенче булып килде.
Комментарийлар