16+

Татар егете Википедияче исемен яулаган бердәнбер россияле булды

Татарстаннан Фәрхәт Фәтхуллин Википедияче исемен яулаган бердәнбер россияле булып танылды, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Татар егете Википедияче исемен яулаган бердәнбер россияле булды

Татарстаннан Фәрхәт Фәтхуллин Википедияче исемен яулаган бердәнбер россияле булып танылды, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Көньяк Африка Республикасында узган Викимания Википедиясе-2018 фонды халыкара конференциясен ябу тантанасында Википедиягә нигез салган Джимми Уэйлс аңа бүләк тапшырган. Википедиягә нигез салучы Фәтхуллинның (ул инглиз телендә иркен сөйләшә) телләр өлкәсендәге белемнәрен һәм Россиянең төрле милли телләрдә сөйләшүче берләшмәләре арасында күпер салуда күрсәткән ярдәмен югары бәяләгән.
Фәрхәт Фәтхуллин өчен бу көтелмәгән бүләк булган.

– Миңа шушындый дәрәҗәдәге исем бирерләр дип бер дә уйламаган идем. Бу җиңүем күбрәк Россия халыкларының төрлелеген билгеләү һәм тану өчен бер мөмкинлек булып чыккандыр, дип уйлыйм. Шундый исемнәр бер кешенең генә эшчәнлеге нәтиҗәсендә билгеләнми. Планетабызның төрле төбәкләрендә мәгълүмати волонтерлар эшли һәм үз өлешләрен кертә. Гомумән алганда, мин бу җиңүне үзем белән генә бәйләмәс идем. Халыкара дәрәҗәдә минем исемемне игълан итсәләр дә, – дигән Фәрһад Фәтхуллин.
Ел башында “Татар-информ”га ул интервью да биргән булган.
 
Википедиянең татар телле бүлеге китапханәчесе Фәрһад Фәтхуллин социаль челтәрләргә язмалар урнаштырасы вакытыңны Википедиягә материаллар язуга сарыф итеп, татар телен үстерүгә өлешеңне кертергә була дип саный.

– Мин – фән, бизнес һәм технологияләр кешесе. Иҗтимагый мәсьәләләр миңа артык кызык түгел. Шундый очракта үземнең татар телемне ничек саклыйм дигән сорау туды. Интернеттагы радиопрограммаларда, веб-сайтларда кызыклы контент тапмагач, Википедиянең татар телле бүлегендәге материаллар белән таныша башладым. Шул вакыттан бирле азмы-күпме шөгыльләнәм. Үземнең татар телемне дә саклыйм, шул ук вакытта татарларга да файда китерәм. Википедия ул – халык яза торган проект. Татар халкының үзенең татар телле гыйлемен үстерәсе килсә, волонтерлар табыла башласа, әлбәттә, бу телдәге Википедия бүлеге дә үсеп чыгачак, – дигән ул агентлык хәбәрчесенә. 

Сүз уңаеннан: Фәрһад Фаткуллин тумышы белән Казаннан. Өйләнгән, балалары татар гимназиясендә укый. Рус, инглиз телләреннән тәрҗемәче булып эшли. Казан финанс-икътисад институтында һәм Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында укыган. 


Фото: википедия

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading