16+

Татар егетен сөяркәсенең ире үтереп, машинасында яндыра

Җинаятьчене бик тиз табалар.

Җинаятьчене бик тиз табалар.

Самара өлкәсендәге Похвистнево шәһәрендә мәхәббәт өчпочмагы аркасында 29 яшьлек Эльмирны вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьчегә хөкем карары чыгардылар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2019 елның 9 июненә каршы төндә Матьян бистәсе янында янгын була. Янып беткән «Газель» машинасы эчендә йөртүче урынында Эльмирның мәете табыла. Мәеткә экспертиза ясагач, аны пычак белән яралау эзләре булуы да ачыклана. 

Тикшерү барышында Эльмирның танышы Екатеринага чыгалар. Аларның якын мөнәсәбәттә булуы ачыклана. Кызның ире — 26 яшьлек Александрга бу мөнәсәбәтләр ошамый.

Эльмирның туганнары сүзләренчә, ул бу хатын белән җитди мөнәсәбәттә тормаган. Тик тикшерүчеләр башка нәтиҗә ясый. «Җинаятьче бергә яши торган хатынының хыянәтен белеп ала. Ул хатынның телефоны аша сөяркә белән социаль челтәрләрдә аралаша башлый. Хатын исеменнән Эльмирны очрашуга чакыра», — дип сөйләгәннәр төбәк прокуратурасында.

Бернидән дә шикләнмәгән Эльмир рәхәтләнеп ризалаша. Ул Гали авылыннан абыйсы белән бергә Похвистневого эш белән килә, тик кире кайтып китмичә, очрашуга кала. 

Екатеринаның өендә аны ярсынган Александр көтеп тора. Ир-атлар талаша, Александр Эльмирга берничә тапкыр пычак белән кадый. Эльмир үлә. Әле күптән түгел генә урлаган өчен төрмәдә утырып чыккан Александр мәетне Эльмирның машинасына сала һәм урманга алып китә. Шунда ул машинага ут төртә.

Җинаятьчене бик тиз табалар. Ул гаебен таный. Суд аны үтерүдә гаепле дип таба һәм 11 елга ирегеннән мәхрүм итә. Александр мәрхүм Эльмирның гаиләсенә мораль зыян өчен компенсация түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading