16+

Татар халкының үсеш стратегиясен 30 августта кабул итәчәкләр

Бүген Норлат шәһәрендә татар халкының үсеш стратегиясе буенча зона пленар утырышы булды.

Татар халкының үсеш стратегиясен 30 августта кабул итәчәкләр

Бүген Норлат шәһәрендә татар халкының үсеш стратегиясе буенча зона пленар утырышы булды.

Мондый утырышлар республиканың биш районында уза. Беренче утырыш узган атнада Арчада булды. Калганнары Буа, Бөгелмә һәм Чаллыда үтәр дип көтелә. Норлаттагы пленар утырышта Бөтендөнья Татар  конгрессының Милли Шура рәисе  Васил Шәйхразыев стратегиянең эскиз варианты белән таныштырды. Аның әйтүенчә, әлегә бу әзер проект түгел, фәкать эскиз гына.

Җәмәгатьчелекне аның белән таныштыру максатыннан үтә бу утырышлар. Соңыннан халыктан килгән һәм кирәкле дип табылган идея-тәкъдимнәрне өстәячәкләр. Районнардан соң утырышлар илнең җиде федераль округында татар активистлары катнашында оештырыла. Апрель башында бу этап төгәлләнә. Апрель-май айларында фикер алышулар, түгәрәк өстәлләр була. Татар эшмәкәрләре һәм татар имамнары форумнарында да каралачак. 15 июньдә узачак Изге Болгар җыенында халыкка газетага бастырылган проектны таратачаклар. 1 августка проект кабул ителергә әзер булырга тиеш.

- Республика көнендә исә аны тантаналы төстә кабул итәчәкләр. Стратегия халкыбыз өчен иң мөһим документ булачак, диде Шәйхразыев.

Фотолар Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading