16+

Татар кызлары "Мисс Россия-2017" титулы өчен көрәшә

"Мисс Россия-2017" бәйгесенең рәсми сайтында җиңү дәгъвалаучы кызларга тавыш бирү бара. Анда Татарстаннан Зөлфия Шәрәфиева һәм Камилә Харисова әлеге титул өчен көрәшә.

"Мисс Россия-2017" бәйгесенең рәсми сайтында җиңү дәгъвалаучы кызларга тавыш бирү бара. Анда Татарстаннан Зөлфия Шәрәфиева һәм Камилә Харисова әлеге титул өчен көрәшә.

Социаль челтәрдә аккаунт ярдәмендә тәүлегенә бер тапкыр һәм бары бер кыз өчен тавыш бирергә була.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган ун кыз "Мисс Россия-2017" финалына чыга. Тантаналы чараны бәйге сайтында турыдан-туры 15 апрельдә 21.00 сәгаттән 23.00 сәгатькә кадәр карап булачак.

Жюри әгъзалары билгеле инде. Алар - нәфис гимнастикика буенча алты тапкыр дөнья кубогын яулаган, телевидение алып баручысы Ләйсән Үтәшева, продюсер Иосиф Пригожин, "Мисс Россия-2001" титулы алган Оксана Федорова һәм ресторатор Аркадий Новиков.

Искәртеп үтик, "Мисс Россия" бәйгесе 1927 елда Парижда башлангыч ала, хәзер ул Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Сайлап алу турлары илнең 85 төбәгендә үтәкәрелә, кастингларда 75 меңнән артык кыз катнаша. Бәйгенең эксклюзив хокуклары бар, ул илне танылган халыкара матурлык бәйгеләрендә - "Дөнья гүзәле" һәм "Галәм гүзәле"ндә тәкъдим итә ала.


Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading