16+

"Татар кызы" белән "Татар егете" туган телен белергә тиешме?

Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап килүче, яшь буында туган теленә мәхәббәт уятучы һәм мәктәп укучылары арасында иң сәләтле егет-кызларны барлаучы "Татар кызы - Татар егете" бәйгесе быел17нче тапкыр үткәрелә. 27нче октябрь көнне Идел буе районы буенча шәһәр турына сайлау этабы узды. Анда районның 19 мәктәбе көч сынашты. Бәйгедә үзгәрешләр дә бар, быел...

Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап килүче, яшь буында туган теленә мәхәббәт уятучы һәм мәктәп укучылары арасында иң сәләтле егет-кызларны барлаучы "Татар кызы - Татар егете" бәйгесе быел17нче тапкыр үткәрелә.

27нче октябрь көнне Идел буе районы буенча шәһәр турына сайлау этабы узды. Анда районның 19 мәктәбе көч сынашты. Бәйгедә үзгәрешләр дә бар, быел ике бәйгене берләштерделәр һәм һәрбер мәктәптән бер пар катнашты. Ул, гадәттәгечә, визит карточкасы һәм талантыңны күрсәтүдән торды һәм тагын бер яңа сынау - катнашучылар чын татар егете һәм кызына хас булган сыйфатларны санап китәргә тиеш иделәр.

Жюри әгъзалары катнашучыларны игътибар белән карадылар һәм бәйге тәмамлангач, алар фикер алышырга таралды. Киңәшләшү шактый гына барды һәм ахырдан жюри әгъзаларының берсе - Кәрим Тинчурин исемендәге театрының артисты Илфак Хафизовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- Илфак әфәнде, катнашучылар арасында үз шәкертләрегез дә булу бәяләү өчен комачаулык тудырмадымы?
- Юк, авырлыгы булмады, мин үземнең шәкертләремне бәяләмәдем. Минем кәгазьләремдә дә бернинди билге дә юк, бер генә кимчелек - "сүзләрен бутадылар" дип язылган. Безнең хәзер шундый буын үсә - яшьләр туган телгә игътибар бирмиләр, акцент белән сөйләшәләр, менә шул хәл кәефне төшерде.

- Җиңү өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
- Мин шәхсән үзем татар телен белү дәрәҗәсенә өстенлек бирдем. Минем өчен режиссурага, яңалык кертү дә мөһим иде.

"Татар кызы һәм егете-2017" бәйгесенең җиңүчесе итеп Идел буе районыннан 16нчы татар-инглиз гимназиясе укучылары Аделина Минһаҗева һәм Адель Абдрахманов сайланды.

Бәйгенең финалы исә, 2017нче елның язында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading