16+

“Татар кызы” бәйгесенең җиңүчесе таҗ белән автомобиль алды

“Татар кызы-2018” халыкара бәйгенең абсолют җиңүчесе билгеле – бу исемгә Удмуртиядән Диләрә Гыйльметдинова лаек булды.

“Татар кызы” бәйгесенең җиңүчесе таҗ белән автомобиль алды

“Татар кызы-2018” халыкара бәйгенең абсолют җиңүчесе билгеле – бу исемгә Удмуртиядән Диләрә Гыйльметдинова лаек булды.

“Шундый кызлар булганда милләт мәңгелек, ул - үлемсез. Әлеге кызлар – безнең күпләребез өчен үрнәк. Алар булганда милли кием дә, гареф-гадәтләр дә яшәячәк һәм буыннан буынга тапшырылачак”, - дип билгеләп үтте Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхразиев.
Диләрә Гыйльметдинова ел дәвамында әлеге титулны йөртәчәк. Аңа таҗ һәм “Лада Гранта” автомобиле тапшырылды. “Мин үземнең әти-әниемне, әбием белән бабамны, мине әлеге бәйгегә әзерләгән һәркемне яратам. Әйдәгез, татар телен яратыйк, тынычлыкта яшик”, - диде бәйгенең җиңүчесе.

Фото: Татар-Информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булачак врач кызмы?Мин бик шат!

    Мөһим

    loading
    2
    X