Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар театрының 110 еллыгы билгеләп үтелде.
Сәхнәдә, әйтерсең, тарих тәгәрмәчләре әйләнә. Театрның яшь артистлары әнә шул үткән тарих сәхифәләрен искә төшерде...
Тантаналы кичәгә республикабызның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килде.
- Галиҗәнаб артистларыбыз, без сезнең алда баш иябез. Эшләгән эшләрегезгә халык исеменнән бик зур рәхмәт. Без сезне яратабыз", - диде ул.
Илсөя Төхвәтуллинага "Татарстанның халык артисты", Алмаз Сабирҗановка, Гөлчәчәк Гайфетдиновага "Татарстанның атказанган артисты" исемнәре бирелде. Театр коллективына Президентның Рәхмәт хаты, директор Илфир Якуповка шәһәр мэриясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар