16+

Татар телен камил белгән Игорь Носов коронавирус эләктергән

Игорь Носов моннан берничә ел элек Татарстанда эшли иде. Аерым алганда, ул "Иннополис"ны җитәкләде.

Татар телен камил белгән Игорь Носов коронавирус эләктергән

Игорь Носов моннан берничә ел элек Татарстанда эшли иде. Аерым алганда, ул "Иннополис"ны җитәкләде.

Моннан берничә ел элек, татарча чыгыш ясап, татарларны да гаҗәпләндергән һәм сокландырган Игорь Носов коронавирус эләктергән. Бу хакта аның бүгенге эш урыны - Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин хәбәр иткән

Игорь Носов инде өч ай Мәскәүдә эшли икән. Коронавирус йоктыручыларның исемнәре җәмәгатьчелеккә чыгарылмаса да, Түбән Новгород губернаторы Игорь Носов белән бернинди сер булмаска тиешлеге хакында сөйләшүләрен җиткерде. "Авыру җиңел формада уза, уйлавымча, тиздән ул үз вазифаларын үти башлаячак", дигән Никитин.

Игорь Носов моннан берничә ел элек Татарстанда эшли иде. Аерым алганда, ул "Иннополис"ны җитәкләде. Еллык коллегияләрнең берсендә Носов татар телендә чыгыш ясады. Ачыкланганча, Игорь Носов Камал театры артисты Хәлимә Искәндәрованың улы булып чыкты. Егетнең кечкенәдән театрда массалы күренешләрдә уйнаганы да, Казанда туып, Мәскәүдә, аннан Бөекбританиядә, АКШта укыганы да, татар, рус, инглиз телендә камил сөйләшүе, үз баласы белән дә татарча сөйләшкәне билгеле булды. 

Фото: https://government-nnov.ru/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading