16+

Татар яшьләре көненә 180 делегат килә

Татар яшьләре көннәрендә Россия регионнарыннан 180 кеше катнашачак. Шулай ук Австралия, Төркия, Казахстаннан да кунаклар көтелә.

Татар яшьләре көннәрендә Россия регионнарыннан 180 кеше катнашачак. Шулай ук Австралия, Төркия, Казахстаннан да кунаклар көтелә.

Быелгы XXV татар яшьләре көннәре фестивале 25 - 31 август көннәрендә "Идел" яшьләр үзәге базасында узачак. Оештыручылар фикеренчә, фестивальнең төп максаты - чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, үзара фикер алышу.

Юбилей форумы үзенчәлекле. Бу юлы делегатлар Татар яшьләре форумы ветераннары белән бергә төрле проектлар өстендә эшлиячәк.

Яшьләр көннәре кысаларында шамаилләр күргәзмәсе дә була, биредә чара делегатлары Владимир Попов һәм аның укучысы Гөлназ Исмәгыйлева эшләре белән дә якыннан танышырга мөмкин булачак. Форумга төрле юнәлештәге методик программа да әзерләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading