16+

Татар яшьләре мехчылар фабрикасына сәяхәткә чакыра

26 ноябрь көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Гамәли урбанистика үзәге Казан шәһәренең элеккеге мехчылар фабрикаларын барлый. Ачык экскурсия 11.30 сәгатьтә «Колобок» кафесы (Мәҗит Гафури урамы, 50нче йорт, 4нче корпус) яныннан башланып китә.

- Без бергә «Меховушка» территориясе буйлап йөрербез, Яңа Татар бистәсендә күпме мех фабрикалары булганын, җитештерү эшчәнлеге ничек барганын, аның тарихын, кемнәр эшләгәнен белербез. Ташландык дамбага барырбыз, Иделне күрербез, - дип чакыра кунакларны татар яшьләре.
Экскурсия вакытында мех фабрикасының экспозициясе белән танышу да каралган. Чараны 1975-1988 елларда Хөсәен Ямашев исемендәге Мехчылар оешмасының генераль директоры Нәүфәл Рәхимов татар һәм рус телләрендә алып барачак.

Экскурсия «Бистә 2.0» татар бистәләрен өйрәнү проекты кысаларында уза. Катнашу ирекле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading