16+

Татар язучысы Равил Фәйзуллинга - 80 яшь!

Татар язучысы һәм шагыйре Равил Фәйзуллинга 80 яшь тулды.

Татар язучысы Равил Фәйзуллинга - 80 яшь!

Татар язучысы һәм шагыйре Равил Фәйзуллинга 80 яшь тулды.

Бу уңайдан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев юбилярны котлады.

«Хөрмәтле Равил Габдрахман улы! Татарстан Республикасы медиа тармагының барлык вәкилләре исеменнән Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлавыбызны кабул итегез!

Сез 1960 елларда СССР Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы булдыгыз. Сез – Татарстан Республикасының халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Сез иҗат итеп бастырган китапларның гомуми тиражы рус, татар, башкорт һәм башка күп телләрдә миллионга якын данә тәшкил итә.

Безнең республика Сезнең казанышларыгызны югары бәяли һәм татар милли шигърияте үсешенә керткән зур өлешегезне хөрмәт итә. Сез иң мактаулы республика премияләренә – Муса Җәлил исемендәге премия һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдыгыз.

Сез «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы булдыгыз.

Сезнең актив гражданлык позициягез, тормышка мәхәббәтегез, үз-үзегезгә һәм башкаларга таләпчәнлегегез абруйлы профессионаллар өчен дә, яңа гына эшли башлаган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар өчен дә үрнәк булып тора.

Без Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗади озын гомер, яңа казанышлар өчен көч, нык сәламәтлек һәм бәхет телибез!» - дип әйтелә котлауда.

Фәйзуллин Равил Габдрахман улы - татар язучысы, редактор, шагыйрь, публицист, Татарстанның халык шагыйре.
1943 елның 4 августында Татар АССРның Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында туган. 1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын тәмамлый.
Шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы Европа һәм Азия халыклары телләренә күп тапкырлар тәрҗемә ителгән. Равил Фәйзуллин иҗаты белән Италия, Англия, Франция, Сүрия, Венгрия, Монголия һәм башка ил халкы таныш.
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading