16+

«Татар җыры» сәхнәсендә «дуэль» булырмы?

«Татар җыры» эстрада фестиваленә санаулы көннәр калып килә. Татар шоу-бизнесының иң кайнар, популяр чарасына җырчылар инде әзерләнә башлады. Тамашаның кайбер нечкәлекләре дә билгеле.

«Татар җыры» сәхнәсендә «дуэль» булырмы?

«Татар җыры» эстрада фестиваленә санаулы көннәр калып килә. Татар шоу-бизнесының иң кайнар, популяр чарасына җырчылар инде әзерләнә башлады. Тамашаның кайбер нечкәлекләре дә билгеле.

Оештыручылар белдерүенчә, «Пирамида» концертлар залы сәхнәсендә киң форматлы экран куелачак. Һәр артистның чыгышы вакытында 3D форматта видеорәтләр күрсәтеләчәк. Шул рәвешле тамашачылар үзләрен башка җирдә, икенче бер киңлектә итеп хис итә алачак.
Ә башкаручыларга килгәндә, оештыручылар аларның исемен сер итеп саклый. Җырчыларның 20 номинациядә көч сынашачаклары гына билгеле.
Тамашачыларны бигрәк тә әлеге чарада Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның катнашу-катнашмавы кызыксындыра. Күптән түгел биргән интервьюларының берсендә ул «Татар җыры»нда катнашырга теләмәвен җиткерде. Ләкин шул ук вакытта социаль челтәрләрдә «Татар җыры» фестиваленә кагылышлы фотолар пәйда булды: анда Салават та, Элвин Грей да бар. Бу фотолар астында халык җырчылар арасында барган бәхәс хакында да искә ала. Исегезгә төшерәбез, Радик Юльякшин (ElvinGrey) Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка «көрәш» игълан иткән иде. Янәсе, кемнең концертына тамашачы күбрәк җыелыр?! Бәлки әлеге «дуэль» «Татар җыры» сәхнәсендә булыр?! Бәлки җырчылар нәкъ шушы сәхнәдә дуслашыр? Монысы әлегә билгесез. Ләкин шунысы хак: «Татар җыры» фестивален оештыручылар, гадәттәгечә, кабатланмас, онытылмас чара әзерли! «Татар җыры» – онытыл­маслык мизгелләр бүләк итүче грандиоз тамаша.
16 декабрь көнне XVIII «Татар җыры» халыкара фестивалендә күрешербез!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading