16+

Татар журналисты Наил Алан Африкада ял иткән вакытта вафат булган

Татар журналисты Наил Алан 55 яшендә вафат булган.

Татар журналисты Наил Алан Африкада ял иткән вакытта вафат булган

Татар журналисты Наил Алан 55 яшендә вафат булган.

Мәгълүматны “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов раслады, дип хәбәр итә "Татар-информ". “Наил Аланның үлеме - татар халкы өчен зур югалту. Ул үзенең позициясе, стиле белән татар дөньясына танылган шәхес иде”, - ди Рим Гыйлфанов.

“Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була. Хезмәттәшләре йөрәк авыруыннан булса кирәк, дип фаразлыйлар. Рим Гыйлфанов Наил Аланның сәламәтлегенә зарланганы булуын әйтә. Әмма журналист, курыкмыйча, Африкага чыгып киткән. Бу - аның Африкага өченче сәяхәте булган.

Наил Алан үзен туган авылына алып кайтып җирләүне васыять иткән булган.

    Наил Алан Хисамиев 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туган. 1980 елда Алан урта мәктәбен, 1986 елда Казан дәүләт университетын тэмамлаган. Төмәндә эшләгән. Соңгы эш урыны - "Азатлык" радиосы. Соңгы елларда Прагада яшәгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading