16+

Татарча аудиокитапларны интернет челтәрендә бушлай тыңларга була

Татарстан китап нәшрияты яздырган 40 татар аудиокитабын бүгеннән “ЛитРес” сервисында бушка тыңларга мөмкин.

Татарстан китап нәшрияты яздырган 40 татар аудиокитабын бүгеннән “ЛитРес” сервисында бушка тыңларга мөмкин.

Якын арада китапханә аудиокитаплар белән тагын да тулыланачак.
Аудиокитапларны яздыру проекты ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. Күренекле татар әдипләренең әсәрләрен аудиокитап итеп яздыруда Татарстанның танылган артистлары һәм дикторлары катнашты. Бүгенге көндә якынча 770 сәгать аудиокитап яздырылган.
 
Бу –  нәшриятның “ЛитРес” сервисы белән хезмәттәшлегенең чираттагы этабы, моңа кадәр мәйданчыкта электрон китаплар урнаштырылган иде.
 
Бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятының китаплары «Лабиринт», «Библио-Глобус», «Ozon.ru» кебек танылган интернет-кибетләрдә  һәм “Wildberries” сайтында тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading