16+

"Татарча диктант" акциясенең көне билгеле булды

“Татарча диктант” көндезге сәгать 11дә башлана.

“Татарча диктант” көндезге сәгать 11дә башлана.

Бишенче тапкыр үткәрелүче “Татарча диктант” Бөтендөнья мәгариф акциясе 26 сентябрьдә узачак. 

Диктант текстын Татарстан өчен - профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен - “ТНВ” каналы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров укыячак. 

Татарстанда акция катнашучылары язучы, журналист Ибраһим Гази, Россия төбәкләрендә - язучы, шагыйрь Нәби Дәүли, ә чит ил катнашучылары язучы, публицист Афзал Шамов әсәрләреннән өзекләр язачак.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Яшь, белем, һөнәр, гаилә хәле, дин буенча чикләүләр юк. Диктант текстларын КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты филологлары сайлый.

Пандемия сәбәпле, быел “Татарча диктант “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналларында онлайн-режимда булачак. Россия субъектларында, чит илләрдә, республика районнарында татарлар күпләп яшәгән урыннарда махсус мәйданнар оештыру да күздә тотыла.

Диктантларны КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты филологлары, профессорлары һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре 30 көн дәвамында diktant.tatar сайтында чыгар дип көтелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading