16+

«Татарча диктант» язучылар арасында 83 яшьлек бабай да бар

Узган шимбәдә дөнья буйлап "Татарча диктант" акциясе узды.

Узган шимбәдә дөнья буйлап "Татарча диктант" акциясе узды.

Җир шарының 272 ноктасында, 25 чит илдә һәм 60 төбәктә теләге булган һәркем татарча диктант язып карады. Диктант язу мәйданчыкларында кеше көтелгәннән дә күп булган. Татарстанның Милли китапханәсендә диктантны язучы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев яздырган. Шагыйрь башта “Кеше килерме икән дип?” бераз шикләнгән. Әмма шиге юкка булып чыккан.

– Бүген залда басып торырлык урын булмады, зал шыгрым тулы иде. Бу – безнең халкыбызның милли рухы сүнмәгән дигән сүз. Бик нык сөендем, – дигән Разил Вәлиев "Татар-информ"га.

Диктантны онлайн рәвештә дә язарга була иде. "Татарча онлайн диктант" "Татар-информ" агентлыгында оештырылды, текстны агентлык хезмәткәре, танылган шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова укыды.

– Диктант яздырганда, мин һич кенә дә онлайн яздырам дип уйламадым, укучыларымны күреп, тоеп тордым. Туган телебез өчен горурлык хисем эчтән бәреп янды. Диктантны язучылар да шул ук хисне кичергәннәрдер дип ышанам. "Татарча диктант"ны бик кирәкле гамәл дип саныйм, - дип тәэсирләре белән уртаклашкан Сания Әхмәтҗанова.

"Татарча диктант"ны хәзер видеоязмадан карап язарга була. Видеоязма "Татар-информ" YouTube каналында урнаштырылган.

Акциягә быел беренче тапкыр Татарстан мөселманнары диния нәзарәте дә кушылды. Имамнар һәм мөфтият коллективы татар телендә диктант язуда үзләрен сынап караган. Акциядә катнашучылар Исхакыйның «Көз» повестеннән өзек язды. Текстны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин укыган.
“Татарча диктант” акциясендә “Анталия татарлары” оешмасы да беренче тапкыр гына катнашкан. Анталия шәһәренең бер мәчетендә аны 14 кеше язган.
Мәскәүдә узган акциядә иң өлкән катнашучы Марс Гариповка 83 яшь булган.
«Татарча диктант» дөньякүләм акциясенә керәшеннәр дә кушылган. Казанның «Керәшен үзәге»ндә 26 кеше диктант язган. Диктантны филология фәннәре кандидаты Николай Максимов укыган.


Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 2 ноябрьдә, "Этнографик диктант" акциясе үтәчәк. Чара илнең барлык төбәкләрендә узар дип көтелә. Диктант 30 биремнән торачак. 20се бөтен кеше өчен бер төсле, калган 10сы һәр субъект өчен төрле булачак. Диктант язарга 45 минут вакыт бирелә. www.miretno.ru сайтында диктантны онлайн рәвештә дә язып була.
Үткән елны акциядә 367 мең кеше катнашкан. Татарстанда этнографик диктантны 1405 кеше язган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading