25 октябрь көнне үткәрелгән “Татарча диктант” акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Язма эшне халыкның яртысыннан артыгы “дүртле”, “бишле” билгеләренә тапшырган.
Быел диктант тексты итеп Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек алынган иде. Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова белдерүенчә, бу шактый катлаулы, мәктәп программасының барлык орфографик һәм пунктуация кагыйдәләрен колачлаган 369 сүздән торган текст.
– Барлыгы ике меңгә якын кеше диктант язып, үз белемнәрен сынады. Шуларның 29 проценты (580 кеше) язма эшне «биш»кә тапшырды. 27 проценты «дүртле» алды. Ләкин яхшы билге ала алмаучылар да күңелен төшермәсен иде, аларның, татар теле буенча белемнәрен тирәнәйтеп, киләсе диктантны “биш”кә язу мөмкинлеге бар, – ди Әлфия Йосыпова.
Инде зур күләмдә икенче тапкыр оештырылган акция белән читтә яшәүче татарлар да кызыксынган. Россия төбәкләреннән тыш диктантны Германия, Канада, Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Украина, Чехия, Әзербайҗан кебек чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез язган.
– Без 300гә якын эшне кәгазь вариантта тикшердек. Калган эшләр – электрон вариантта интернет аша килде. Эшләрне безнең мөгаллимнәр ике атнага якын тикшерде. Диктантта җирле сөйләм үзенчәлекләре дә чагылган иде. Әйтик, Себер татарлары, рус мохитендә яшәүче татарлар үз сөйләм үзенчәлекләрен кулланган. Казахстанның Семей шәһәрендә яшәүчеләр арасында диктантны – гарәп, Канадада яшәүчеләр – латин графикасын кулланган очраклар да булды. Безнең белгечләр, андый эшләрне дә тикшерде, – ди Әлфия Йосыпова.
Оештыручылар диктантта иң еш очраган хаталарны да санап китте.
– Орфографик хаталар арасында “ң” хәрефе, нечкәлек билгесе белән бәйле хаталар күп иде. Әйтик, “яшьнәп” сүзен нечкәлексез генә язучылар булды. Сыйфатларда чагыштыру дәрәҗәсен дөрес язмау очрагы да теркәлде. Мәсәлән, “соңрак” сүзен, “соңырак” дип язганнар. Сүзләрне аерып, яки кушып яза белмәүчеләр дә бар иде: “киез итек” сүзе парлап та, кушып та, аерым да язылган, – ди Казан федераль университеты доценты Гөлназ Могътәсимова.
Пунктуация хаталары да еш очраган. Диктант язучылар аерымланган хәлләрне өтер белән аермаган, туры сөйләм дөрес формалаштырылмаган, кушма җөмләдә ике җөмлә чиге дөрес аерылмаган, ягъни баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында тыныш билгеләре дөрес куелмаган.
– Иң күп хата киткән сүзләр “чәкчәк” белән “сабантуй” иде. Татар халкының билгесе булып торган бу сүзләрдә хата ясауга үзебез дә гаҗәпләндек, хәтта. “Чәкчәк” кушылып языла. “Сабантуй” кушылып, ә “Сабан туе” аерым языла. Шулай ук сүз ахырында “й”ны куймау, “да/дә” кисәкчәләрен язмау, “х” белән “һ”не бутау очраклары да күп булды. Эндәш сүзләрдән соң өтер, тойгылы җөмләләрдән соң өндәү билгеләре куярга онытучылар бар, – ди Гөлназ ханым.
Оештыручылар “Татарча диктант” акциясен дәвамлы итәргә ниятли. Максатлары бөтендөньяда сибелеп яшәүче татарларга диктант яздыру.
– Русларның “Тотальный диктант» акциясенең сайты ел дәвамында эшли. Алар хаталар өстендә эш алып бара, төрле күнекмәләр бирәләр. Без дә киләчәктә “Татарча диктант”ны дөнья аренасына чыгарырга ниятлибез, – ди Әлфия Йосыпова.
Язуда хаталар ясамас өчен галимнәр игътибарлырак булырга, күбрәк китап укырга киңәш иттеләр.
Оештыручыларны диктантны дөрес тикшермәүдә дә гаепләүчеләр табылды.
– Хәтта, әсәрнең “Татар китап нәшрияты”нда чыккан ике басмасында да, аермалыклар бар. Ләкин без хаталарны татар теле кануннары кысаларында тикшердек. Нәтиҗәләр белән канәгать булмаучылар укытучылар янына килеп, үз эшен янәдән карап чыга ала, – ди Әлфия ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар