16+

Татарның 95 проценты чәйдән тора

Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә татар чәен пешерү йоласын күрсәттеләр.Татарларда чәй эчү гадәте электән килә. Юкка гына татарларның 95 проценты чәйдән тора димиләр. 

Татарның 95 проценты чәйдән тора

Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә татар чәен пешерү йоласын күрсәттеләр.Татарларда чәй эчү гадәте электән килә. Юкка гына татарларның 95 проценты чәйдән тора димиләр. 

XVIII гасырда татарлар чәйне Һиндстан, Кытайдан кайтарта торган булганнар. Бик кыйбат булганга, чәйгә үләннәр кушканнар. Татарның авыл чәе нәкъ менә үләннәрдән генә тора. “Байлар” чәй компаниясе хуҗаларының берсе Адел Шәрипов әйтүенчә, татар чәендә 127 төрле үлән булырга мөмкин. Гадәттә, татар чәенә карлыган яфрагы, бөтнек, гөлҗимеш салалар. Баксаң, элеккеге заманнарда бу үләннәрнең кайберләрен хуҗабикәләр тәрәз төбендә дә үстергәннәр. 
Татар гомер гомергә куе һәм кайнар чәй эчкән. Чәйне сыек ясасаң, «Чынаяк төбендә Мәскәү күренә бит” дию гадәте әле дә бар. Куе чәй гел аерым савытта ясала. Татарларда чәйне ир-ат пешерә торган булган, ә менә чынаякларга хатын-кыз салган. Адел Шәрипов әйтүенчә, чынаякны аз гына тутырып бетермичә салу кунакны хөрмәт итү билгесе булып саналган. Бу фикер бәхәсле, әлбәттә. Безнең гаиләдә әбиләр гел бәхетең тулып торсын дип, чәйне мөлдерәмә тутырып ясыйлар иде. Сөт белән чәй эчү гадәте инглизләрдә дә бар. Алар сөтне кара чәй фарфор пыялада эз калдырмасын өчен куша торган булсалар, бездә аны тәм өчен өстиләр. Гадәттә, кайнаган, кайнар сөт кушалар.  Адел Шәрипов бу – элек татар халкының 6-7 проценты гына фарфор куллану белән бәйле, ди. Татарларда кунакка барсаң үзең белән күчтәнәч алып килү гадәте дә яши. Элек чәй эчермичә кунакны җибәрмәгәннәр. Ә бу процесс сәгатьләр буена сузыла торган булган. Чынаякны әйләндереп каплап кую башка чәй эчәсе килмәүне аңлаткан. 

Тагын бер кызыклы момент – карап торып чәй эчү. Шикәр, тәм-томнарга карап кына чәйли торган булганнар. Шулай чәй үзеннән үзе балланган, имеш. “Бу кешенең үзаңы белән бәйле, кеше үзен чәй баллана дип ышандыра, аннары ишле гаиләләрдә шикәргә кытлык заманнарында да карап кына чәй эчү еш очраган”, – ди Адел. 
Хәзер дә шикәргә карап чәй эчүчеләр бар икән. “Чәй пешерү йоласы турында мәгълүматлар җыйганда, бер елны Апас районында бер әби безне чәй эчәргә чакырды. Өстәл өстендә 3 кило тирәсе зур гына шикәр кисәген элеп куйган. Бу аңа әби- бабасыннан калган мирас икән. Элек шикәрне экономияләү өчен баудагы шикәр кисәген ялап кына чәй эчә торган булганнар”, – дип сөйләде Адел Шәрипов. 
Йоланы тәкъдим итү чарасында чит ил журналистлары да татар чәен, мили ризыкларыбыз: кош теле, чәк-чәктән авыз итте.  

Дамир Бәдриев фотосы 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading