16+

Татарның күренекле улы Нур Әхмәдиев вафат...

Әхмәдиев Нур Гариф улы 1946 елның 14 декабрендә Азнакай районының Әсәй авылында туа.

Татарның күренекле улы Нур Әхмәдиев вафат...

Әхмәдиев Нур Гариф улы 1946 елның 14 декабрендә Азнакай районының Әсәй авылында туа.

Бүген 75нче яшендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Нур Гариф улы Әхмәдиев вафат булды. Бу хакта «Матбугат.ру»га «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәтеннән шалтыратып хәбәр иткәннәр.

Әхмәдиев Нур Гариф улы 1946 елның 14 декабрендә Азнакай районының Әсәй авылында туа. 1970 елда Казан дәүләт универститетының филология факультетын тәмамлый, Горький исемендәге әдәбият институтында белемен күтәрә.

Хезмәт юлын туган төбәгендә укытучы булып башлый, аннары комсомолның район комитетында, «Маяк» газетасы редакциясендә эшли. 1977 елдан - «Татнефть» берләшмәсендә - 1985 елга хәтле Техника йортының техника кабинеты мөдире, «Азнакайнефть» идарәсенең курслап укыту комбинаты директоры, бораулау кадрлары мәктәбе мастеры.

1987-1993 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасын җитәкли. 1993 елда «Татнефть»нең «Нефтяник Татарстана» корпоратив газетасы мөхәррире урынбасары була, татар телендәге «Хәзинә» газетасын оештыра. 1994-2008 елларда, лаеклы ялга киткәнче, әлеге газетаның мөхәррире булып эшли.

Нур Әхмәдиев – танылган шагыйрь, егермегә якын китап, популяр җырлар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.

Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, иҗатын яратучы укучыларының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading