16+

Татарның танылган журналисты вафат

Ягъсүф Шәфыйков Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, ТР Язучылар берлеге, Россия Язучылар берлеге, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы иде.

Татарның танылган журналисты вафат

Ягъсүф Шәфыйков Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, ТР Язучылар берлеге, Россия Язучылар берлеге, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы иде.

Бүген 86нчы яшендә, озакка сузылган авырудан соң, журналист, язучы, публицист Ягъсүф Шәфыйков вафат булды. Бу хакта chelny-biz.ru порталы хәбәр итә.

Ягъсүф әфәнде үзенең әсәрләрен рус һәм татар телләрендә иҗат итә. Барлыгы 25 китап исәпләнә. Үзенең беренче публицистик язмаларын армия сафларында башлый. Архивларда эзләнү эшләре башкарып, документаль проза жанрында язылган берничә китап авторы.

2000-2001 елларда Шәфыйков Автошәһәр хакимиятендә җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсен җитәкли. Үз эшчәнлеген публицистикага һәм документаль прозага да багышлый. Ягъсүф Шәфыйков Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, ТР Язучылар берлеге, Россия Язучылар берлеге, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Чыганак: ТНВ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading