Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре һәм фермерлары үз продукцияләрен Мәскәү өлкәсе ритейл-паркында сата алачак.
Мәйданы 61 мең кв метр тәшкил итәчәк парк Одинцово районы Ликино авыл янында төзеләчәк. Ритейл-парк нигездә Мәскәү өлкәсе, Алтай, Кырым һәм Татарстанның эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре һәм фермерларына исәпләнгән. Комплекс территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, беренчел эшкәртү, төрләргә аеру һәм савытларга тутыру да оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар