16+

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: республикада хайваннарны чиплаштыралар

Татарстанда Арча һәм Балтач районнарында терлекләрне бердәм идентификацияләү системасы эшли башлады.

Татарстанда Арча һәм Балтач районнарында терлекләрне бердәм идентификацияләү системасы эшли башлады.

Яңа туган бозауларны уникаль номер һәм QR-кодлы бирканы бер колагына элеп куячаклар, ә икенчесендә бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән электрон чиплар булачак.

Арча районында җирле ветеринария хезмәте терлекләрнең барлыгын раслады һәм аларга ветеринария паспортлары булдырды, биредә уздырыла торган барлык чаралар турында мәгълүмат күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хайваннар паспортларын һәркем карый ала. Моның өчен телефонны QR-кодка китерергә кирәк булачак. Бу система, ведомствода билгеләп үтүләренчә, предприятие җитәкчелегенә дә, министрлык һәм ветеринария белгечләренә дә ферма буенча мәгълүматларның тулы базасын бирә. Сатып алучыга шулай ук хайван итенең кайдан, кайда үстерелгәнен, аның сәламәтлеге һәм нинди ветеринария чаралары үткәрелгәнлеген тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading