Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашкан. Наил Залаков хәбәр иткәнчә, 2020 елда «Татарстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 9 чараны гамәлгә ашыру планлаштырылган, 953,9 млн сум күләмендә федераль акчалар җәлеп итү планлаштырыла. Инженерлык инфраструктурасының 18 объектыннан 12 объектында эшләр бара, 6 объектта әзерлек эшләре башланган. Торак шартларын яхшырту кысаларында 137 торак йорт төзелә башлады. Торак йорты найм шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелеше буенча 2020елның 1 декабренә кадәр 122 йорт төзеләчәк. «Хәзерге вакытта программа чараларын гамәлгә ашыру план режимында башкарыла һәм планлаштырылган графиклардан чыгу юллары юк. Барлык максатчан күрсәткечләрне тулы күләмдә башкару планлаштырыла», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле.
Комментарийлар