16+

Татарстан авыл хуҗалыгы өчен тавыш бирергә онытма

Татарстан Республикасы алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге булып тора. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы тармагы өчен достижения.рф.сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Татарстан Республикасы алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге булып тора. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы тармагы өчен достижения.рф.сайтында тавыш бирергә мөмкин.

2022 елда Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр 2 миллион тоннадан артык сөт савыла. Төбәк аграрийлары тарафыннан 5,2 миллион тонна икмәк уңышы үстерелә. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрнең зур уңышы алына. Татарстан сөт җитештерү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче урында, бәрәңге буенча икенче урында тора.

8 октябрьдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Татарстанда ял көннәрендә даими рәвештә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Сентябрь башыннан Татарстан аграрийлары гомуми суммасы 312,2 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен сатты.

Россия Президенты Владимир Путин Россия авыл хуҗалыгы уңышлары югары технологияләр белән бәйле дип саный.

"Россиянең агросәнәгать комплексын үстерү өчен бездә барлык кирәк нәрсәләр бар: җир, су ресурслары, үзебезнең фәнни нигезләмәләр һәм технологик эшләнмәләр, әмма беренче чиратта белемле, тәҗрибәле белгечләр һәм талантлы яшь кадрлар", - ди Владимир Путин.

Авыл хуҗалыгы тармагына достижения.рф сайтында тавыш бирергә була. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы казанышларының тулы исемлеге белән достижения.рф. сайында танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading