16+

Сөенче! Татарстан балаларына 10 мең сум акча бирелә

Гаризаларны МФЦ аша тапшырырга мөмкин. 

Гаризаларны МФЦ аша тапшырырга мөмкин. 

Алда безне май бәйрәмнәре көтә. 30 апрель, 1, 2,3 май рәсми рәвештә ял дип игълан ителде. 4,5,6 май көннәрендә эшлибез, аннан 7,8,9, 10 май көннәрендә тагын ял итәчәкбез. Әмма майның беренче ун көнлегендә күп функцияле үзәкләрнең кайбер филиаллары эшчәнлеген дәвам итәчәк. Тик бу бер төрле гариза кабул итүгә генә кагыла.  Төгәлрәге, 8-17 яшьлекләргә пособиеләр түләү өчен документлар кабул итү хезмәте  генә күрсәтелә.

Шулай итеп, Татарстандагы МФЦлар 1,2,3,7, 8,9,10 май көннәрендә сәгать 10 нан 14.00 гә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. 4,5,6 май көннәрендә күп функцияле үзәкләр гадәти режимда эшли һәм гадәттәге хезмәтләрне күрсәтә.  
Казанда бәйрәм көннәрендә Коләхмәтов ур.,25; Кулагин ур.,1; Җиңү Проспекты, 214 филиаллары;
Чаллыда Кол Гали ур., 25 Е адресындагы филиал; 
Түбән Камада Сөембикә ур., 7А адресы буенча урнашкан МФЦларда гаризалар бирергә мөмкин булачак. 

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 1 майдан илдә 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә пособие биреләчәк. "Әлеге түләүләрне алу өчен гаиләдә бер әгъза кереме яшәү минимумыннан азрак булу шарт. 
Республикада хәзер яшәү минимумы 10756 сум тәшкил итә",- дип белдерде Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин. 
Республикада мондый пособиегә 79380 бала дәгъва кыла ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading