16+

Татарстан балаларына Ольга Бузова җырларын тыңларга ярамый?

Күптән түгел интернетта балалар лагерында чыгыш ясарга ярамаучы җырчылар исемлеге пәйдә булды.

Күптән түгел интернетта балалар лагерында чыгыш ясарга ярамаучы җырчылар исемлеге пәйдә булды.

 Белдерүдә Татарстанның "Черноморец" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры логотибы язылган иде. Анда яшьләр арасында популяр булган 15 җырчыга (Face, Big Baby Tape, Pharaoh, Скриптонит, Lizer, Джизус, Френдзона, Элджей, "Пошлая Молли", "Ленинград", ЛСП, Feduk, Gazirovka, T-fest, Ольга Бузова) әлеге лагерьда чыгыш ясау тыелган дип язылган. 

Бу исә халык арасында бик күп ыгы-зыгы китереп чыгарды. Татарстан Яшьләр эшләре министры ярдәмчесе Алсу Сәетова сүзләренчә, әлеге исемлекне министрлык түгел, ә лагерь педагоглары үзләре төзегән.  

-Әлеге исемлекне без үзебез дә интернеттан гына күрдек. Лагерь бу исемлекне министрлык белән килештермичә генә төзегән. әлеге белдерүне алып атарга, балаларны югары сәнгать белән башкача таныштырыр куйштык. Яшьләр тыңларга теләгән җырчыларын үзләре сайлап алырга тиеш, - ди Алсу Сәетова.   

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading