16+

Татарстан Балтыйк илләренә дуслык “күпере” суза

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 5-6 октябрьләрдә Ригада узучы Татарстан-Латвия эшлекле форумында катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 5-6 октябрьләрдә Ригада узучы Татарстан-Латвия эшлекле форумында катнашты.

Анда чыгыш ясап, республика лидеры, Татарстан Латвия предприятиеләре өчен Россия базары "капкасы" була ала, дигән. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, форумда Латвиянең җитмеш предприятиесе хезмәттәшлеккә әзерлеген белдергән.

- Без Латвия бизнесын, капиталын үзебезгә җәлеп итәргә телибез, үзара файдалы мөнәсәбәтләр киңәюенә шат булачакбыз һәм төрлечә ярдәм күрсәтәчәкбез,- дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов, - эшлекле даирәләр форумы хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарга мөмкин. Ышанам: халыкара сәяси климат нормага керер, ә инде Хөкүмәтләр бурычы - бизнеска дөрес этәргеч бирү.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис белән очрашкан.

- Татарстан делегациясе сәфәре мәдәният, мәгариф һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне ныгытуда бик мөһим, - дип белдергән Раймондс Вейонис үзенең тәбрикләү сүзендә.
Латвия Премьер-министры Марис Кучинскис белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуында да үзара икътисади хезмәттәшлек кирәклеге турында килешкәннәр.

Президент Рөстәм Миңнеханов Рига шәһәре мэры Нил Ушаков белән күрешкән. Рәсми очрашуда Нил Ушаков:
- Безнең шәһәргә нәкъ менә Сезнең килүгә шатбыз. Казан байлыгы белән дә, матурлыгы белән дә данлы. Ни кызганыч, соңгы вакытта Казанга кадәр әллә ни күп кеше барып җитә алмады, чөнки туры рейс юк. Рига белән Казан арасында аның булдырылуын без бик көтәбез. Бу Рига Казаннан туристлар кабул итә алсын өчен генә түгел. Рига - ул зур хаб, һәм Рига-Казан рейсы ачыла икән, бу Скандинавия юнәлешенә капка ачыла дигән сүз,- дигән.
Рига-Казан туры рейсы, мөгаен, булдырылыр. Бу мәсьәлә "Татарстан һәм Латвия - үсеш перспективалары" түгәрәк өстәлендә каралган. Аны гамәлгә кертү вакыты да билгеләнгән: 2017 елның мае.

Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация Риганы азат итүчеләр Һәйкәленә чәчәкләр салды.
Рөстәм Миңнеханов Латвия татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашып, җылы әңгәмә корды. Ул Латвия татар иҗтимагый оешмалары активына үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен саклауда һәм баетуда өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

- "Идел" иҗтимагый оешмасы Европа татарлары альянсына керде һәм нәкъ менә Ригада моннан ике ел элек беренче Европа Сабан туе уздырды, - дип искәрткән Татарстан лидеры.

P.S. Латвиядә биш меңләп татар гомер итә. "Идел" татар иҗтимагый оешмасы Ригада 1988 елда оешкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading