16+

«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабы басылып чыкты

Ул Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган.

«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабы басылып чыкты

Ул Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган.

 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» дигән истәлекле китап чыгарды. Татарстан АССР тылы халкының иллюстрацияләнгән тормыш хроникасы тарихи фактларга, архив документларына һәм фотоматериалларга, шаһитларның дәлилләренә нигезләнгән. 

Китапта республика халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында сөйли торган бай тарихи материал тупланган. Күпчелеге фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелгән киң даирә чыганаклар нигезендә Татарстан АССРда хәрби чорда барган тарихи процессларга анализ ясалды, дип хәбәр итә ТР архив эше буенча дәүләт комитеты .

 Китап 10 зур бүлектән тора, аларда татарстанлыларның тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләре диярлек ачылган: «Республика тормышын хәрби җайга үзгәртеп кору», «Сәнәгать», «Аграр җитештерү», «Фән», «Мәгариф», «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Хезмәткә һәм оборонага әзер», «Көндәлек тормыш», «Фронтка ярдәм итү». Республикада мобиль хәрби икътисад булдыру үзенчәлекләре, транспорт, энергетика, аграр өлкә, сәнәгать тармакларының торышы каралган. Социаль сәясәт, эвакогоспиталь һәм гражданлык медицина учреждениеләре эше, фән казанышлары турында сөйләнә, галимнәр, педагоглар, язучылар, композиторлар, рәссамнар эшчәнлегенең төп юнәлешләре тикшерелә.

Фото һәм чыганак: http://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading