16+

Татарстан башкаласында «Казан – инженерлар күзлегеннән» экскурсия проекты старт ала

Татарстан башкаласында «Казан - инженерлар күзлегеннән» проекты старт ала, ул шәһәрне инженерлар күзлегеннән ничек төзелгәнлеген ачуга юнәлтелгән, дип яза kzn.ru.

Җәяүле экскурсияләр циклы 4 февраль көнне Казан Кремленә бару белән ачылып китә, билгеле булганча, аның территориясендә күптөрле музейлар, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете һәм башка архитектур объектлар урнашкан. 5 февраль көнне «Казан мәчетләре» экскурсиясе була, аның барышында ни өчен шәһәрнең борынгы мәчетләрен рус архитекторлары төзегәнлеге һәм ничек бу татар мәчетләренең үзенчәлекле стилен барлыкка китерүе турында сөйләячәкләр.

(Фотолар: vk.com)

Мондый экскурсия проектлары Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта инде күптәннән эшләп килә һәм зур популярлык казана, дип хәбәр итә оештыручылар. Проектның идеологы - Айрат Баһаветдинов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының чыгарылыш студенты, экскурсовод, лектор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading