16+

Татарстан башкаласына ”Валдай”лар җыела

Казанда 20-21 майларда “Валдай” халыкра фикерләшү клубының Үзәк Азия конференциясе үткәрелә.

Казанда 20-21 майларда “Валдай” халыкра фикерләшү клубының Үзәк Азия конференциясе үткәрелә.

Дөньяның төрле илләреннән сәясәт, икътисад һәм социология белгечләре киләчәк. 

“Валдай” клубы 2004 елда оештырылды. Аның тәүге утырышы Бөек Новгород шәһәрендә Валдай күленнән ерак булмаган урында узган. Клуб эшчәнлеге дәверендә аның утырышларында 71 илдән 1 меңнән артык халыкара фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан. Гарвард, Колумбия, Джорджтаун, Стэнфорд университетлары профессорлары чыгыш ясаган. “Валдай”ның Азия, Якын Көнчыгыш, Россия-Кытай, Евро-атлантика төбәк конференцияләре дә абруй яулаган. Россия Президенты Владимир Путинның еллык утырышларда катнашучылар белән очрашуы матур гадәткә әверелде. 

Татарстанда 2007 елда “Валдай” клубының IV нче еллык утырышы үткәрелгән иде инде. Казанда янә очрашу. “Валдай” клубы матбугат хезмәте җитәкчесе Ольга Голованова әйтүенчә, конференция өчен Казан очраклы гына сайлап алынмаган. 

- Идел буе, Урал, Көнбатыш Себер тарихи цивилизациясе һәм икътисади элемтәләре ягыннан Үзәк Азия өчен ачык. Узган ел пандемия вакытында Татарстан медикларының Казахстанга һәм Үзбәкстанга вируска каршы көрәштә ярдәм итәргә барганнарын беләбез. Үзәк Азия төбәкләренә экспертлар дәрәҗәсендә шактый вакыт җитәрлек игътибар бирелмәде, - ди Ольга Голованова.

Конференциядә мөстәкыйль дәүләтләрнең дөньякүләм сәясәттәге роле, сәүдәдә глобаль ирекләрнең кысылуы, мәгълүмати-технологияләр алмашу, пандемиягә каршы көрәш һәм хезмәт базары турында фикер алышулар була.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading