16+

Татарстан белән Мари Эл чикләре тәгаенләнде

23 сентября 2022, 13:13
694
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары ике төбәк арасында чикләрне билгеләү килешүен раслады.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары ике төбәк арасында чикләрне билгеләү килешүен раслады.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстан белән Мари Эл Республикалары арасында чикләрне тәгаенләү буенча килешүне раслап, тавыш бирде.

Моңа бәйле мәгълүмат белән республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин таныштырды.

Министр сүзләренчә, республика чикләре 3431 чакрым тәшкил итә. (Шуларның 334 чакрымы Мари Эл республикасына кагыла). Татарстан сигез субъект белән чиктәш. Чикләрне тәгаенләү мәсьәләсен караганда проблемалы 570 кишәрлек ачыкланган.

Мари Эл белән чикләрне тәгаенләгәндә республиканың Яшел Үзән районындагы урманчылык кишәрлекләрен ызанлау процессы башкарылган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading