16+

Татарстан белән ВТБ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.


Яклар киләчәктә хезмәттәшлек, төбәктә дәүләт ярдәме программаларын, инвестицион, инновацион һәм фәнни-техник проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу азагында ВТБ белән Татарстан Республикасы арасында төбәкне социаль-икътисадый үстерүгә юнәтелгән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка ВТБ президенты-идарәсе рәисе урынбасары Денис Бортников һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Килешү якларның төбәкнең индустриаль парклары һәм сәнәгать мәйданчыклары резидентларына ярдәм күрсәтүдәге төп юнәлешләрне билгели. Аерым алганда, өстенлекле тармакларда аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүгә юнәлгән уртак гамәлләрне күз алдында тота, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading