16+

Татарстан чемпионатының финал ярышлары кайда һәм кайчан узачак?

Татарстан чемпионатының финал ярышлар кайда һәм кайчан узачак?

Татарстан чемпионатының финал ярышлар кайда һәм кайчан узачак?

Билгеле сәбәпләр аркасында көрәш буенча Татарстан чемпионатының 21 декабрь көнне узмый калган финаллары 2025 елның 18 гыйнварында «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узачак. Иртәнге 8дән 10га кадәр үлчәнү узачак. Финалда катнашучыларга 1 килограмм провес рөхсәт ителә. Сәгать 11дә финалда катнашучылар белән таныштырып, ачылу тантанасы узачак, 11.20дән 13.00гә кадәр финал алышлары планлаштырыла. Финал алышлары тәмамланганнан соң Татарстан чемпионатының җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук командалар беренчелегендә җиңү яулаган командаларны бүләкләү тантанасы узачак.

Бу көнне финал ярышлары түбәндәге көрәшчеләр арасында үтәчәк:

65 кг.: Илнар Закиров - Илназ Хәмидуллин

70 кг.: Ислам Фәлахов - Артур Хәкимов

75 кг.: Рамил Синәкәев - Булат Гадершин

80 кг.: Рафаэль Кәлимуллин - Айнур Нургалиев

85 кг.: Ренас Кәлимуллин - Муратов Динияр

90 кг.: Илнур Камалов - Азат Габдрәшитов

100 кг.: Булат Мусин - Егор Такарлыков

115 кг: Раил Нургалиев - Марат Миначев

130 кг.: Радик Салахов - Данияр Салимуллин

130+ кг.: Ранис Гыйләҗетдинов - Альберт Ситдыйков

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading