16+

Татарстан чаңгычылары уңышка иреште

Иң көчле чаңгычылар Казахстанга җыелды.

Иң көчле чаңгычылар Казахстанга җыелды.

Бу көннәрдә Казахстанның Щучинск шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Көнчыгыш Европа кубогы этабы уза.

Анда Белорусия, Россия, Казахстан һәм Марокко спортчылары җитезлектә сынашты. Алар арасында Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионатлары призерлары да бар.
Ил җыелмасы составында Татарстаннан Христина Мацокина, Мария Давыденкова, Жанна Муравьёва, Диләрә Сабирҗанова, Алена Мельникова, Ольга Сергеева, Лали Кварацхелия, Светлана Кузнецова, Артем Николаев, Евгений Вахрушев, Денис Филимонов, Андрей Феллер, Валерий Гонтарь һәм Нияз Таипов катнаша.

Медальләр дә бар: Христина Мацокина – спринтта, республика җыелмасы капитаны Артем Николаев – индивидуаль ярышларда  “бронза”лы булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading