16+

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков "көмеш" медаль алды

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхенчханда Олимпия уеннарында көмеш медальгә ия булды. Ул Россия ир-атлар командасы составында 4х10 км эстафетада икенче урынны алды.

Россиялеләр Норвегия җыелма командасына 9,4 секундка оттырды. 3 нче урынны, 36,9 секундка оттырып, Франция командасы алды.

Андрей Ларьков - Татарстан вәкилләреннән  Олимпиадада медаль алган өченче спортчы булды.
Ларьков Татарстанның Түбән Кама районы буенча эчке эшләр министрлыгы патруль посты инспекторы булып эшли. Эчке эшләр министрлыгы һәм хезмәттәшләре спортчыны Олимпия уеннарында җиңүе белән тәбрикләгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading