16+

Татарстан чаңгычысы – дөнья беренчелеге җиңүчесе

3 март Татарстан Чаңгы узышлары федерациясе тарихына Сергей Ардашев исеме белән кереп калачак.

Татарстан чаңгычысы – дөнья беренчелеге җиңүчесе

3 март Татарстан Чаңгы узышлары федерациясе тарихына Сергей Ардашев исеме белән кереп калачак.

Германиянең Обервизенталь шәһәрендә 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Дөнья беренчелеге дәвам итә.

Кичә үсмер чаңгычылар классик ысул белән 10 һәм 15 чакрым арага ярышты. Кызлар арасында Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина җиңүчедән 38 секундка калышып, финишка 5нче булып килде. Бу Россия спортчылары арасында иң яхшы күрсәткеч.

Ә егетләр тагын да уңышлырак чыгыш ясады – Татарстан чаңгычысы Сергей Ардашев җиңүче булды. Финишка икенче булып килгән Норвегия спортчысы Харальд Амундсен аннан 1 минут та 2 секундка артта калды.

Фото: flgr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading